news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча IX республика турниры узачак

Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча IX республика турниры узачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

10 май көнне Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, автомобиль спорты буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов призларына көрәш буенча IX республика турниры узачак. Турнирда 2010-2011, 2012 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр бил алышуы көтелә.

  • Узган ел турнирда 2009 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр бил алышкан иде. Бәйгедә Татарстан, Башкортостан һәм Марий Эл Республикасыннан 191 көрәшче катнашты.
news_right_1
news_right_2
news_bot