Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә район башлыгы кубогына татарча көрәш бәйгесе узды
Кичә Теләче районының «Батыр» спорт комплексында 2008-2011 елгы һәм аннан да яшьрәк үсмерләр арасында Теләче муниципаль районы башлыгы кубогына татарча көрәш бәйгесе узды. Бәйгедә Лаеш, Саба, Питрәч, Арча, Балык Бистәсе, Кукмара, Теләче районнары һәм Казанның Яңа Савин, «Зилант» спорт клубы командаларыннан яшь көрәшчеләр бил алышты. Бу хакта Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.
«Теләче районы үзенең көрәшчеләре белән дан тота. Республика, Россия, дөньякүләмендә уңышка ирешеп, танылу алдылар. Бәйгедә беренче урынга Теләче, икенчегә Арча, өченчегә Лаеш районы командасы лаек булды. Җиңүчеләргә медаль, Мактау грамотасы, акчалата бүләкләр, чемпионнарга куян, призёр командаларга Кубоклар тапшырылды», – диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз