Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә ИТ-парк белән хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр

Тиздән Теләче урта мәктәбе һәм Балалар иҗат үзәге базаларында ИТ-парк белән уртак эш башланачак. Бу хакта «Теләче» сайтында хәбәр ителә.
Теләче муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм ИТ-паркның төбәк үсеш секторы җитәкчесе Аяз Сәрвәров хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Ул Казан ИТ-паркы белән белгечләр әзерләү, уртак чаралар, белем бирү проектлары уздыру, безнең муниципаль районда мәгълүмати технологияләр өлкәсен үстерү стратегиясен эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча уртак эш алып барылачак. Бу проектта 7 класс-11 класс укучылары, студентлар катнаша ала.

Фото: https://tulachi.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз