news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә иң яхшы музейларның эш тәҗрибәсен өйрәнгәннәр

Теләчедә иң яхшы музейларның эш тәҗрибәсен өйрәнгәннәр
Зөлфия Ибраһимова

«Теләче-информ» мәгълүмат үзәге һәм Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Музейный десант» дип исемләнгән бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләгән. Бәйге райондагы музейларның эш тәҗрибәсен өйрәнүгә багышланган.

«Катнашучыларның тагы да күбрәк булуын теләгән идек, чөнки районда балалар бакчалар, мәктәп, оешмаларда музей яки музей почмаклары юк түгел. Чарада кече яшьтәге мәктәп балалары, укучы, укытучы, тәрбиячеләр катнашты. Буыннар бәйләнеше, халкыбызның бай рухи мирасын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә туган якны өйрәнү музейлары оештыру бик әһәмиятле», - диде «Татар-информ»га «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Зөлфия Ибраһимова.

Җиңүчеләр исемлеге:

  • Гран – при – Теләче район суды
  • 1 урын - Үзәк мәктәбе музее
  • 2 урын - Шәтке мәктәбе музее
  • 3 урын – 3 номерлы балалар бакчасы музее.

«Музейдагы кечкенә генә экспонат та зур вакыйганы күзалларга ярдәм итә, әби-бабаларыбызның тарихын онытмаска булыша. Чара райондагы иң яхшы музейларның эш тәҗрибәсен ачыклау һәм туган якны өйрәнү өлкәсендә белемнәрне тирәнәйтү максатыннан оештырылды», - дип аңлатты ул.

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырганнар. Калган барлык катнашучыларга сертификатлар биргәннәр. «Чараның иганәчесе – төзелеш материаллары белән сәүдә итүче Заһир Гайнетдиновка зур рәхмәтебезне белдерәбез», - диде Зөлфия Ибраһимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100