Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды

Бүген районның «Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне 21 апрельгә кадәр 8.00-17.00 сәгатьләр арасында теләгән һәркем килеп карый алачак. Чарада катнашучыларны Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин сәламләде. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Зөлфия Ибраһимова яза.
«Бүгенгесе көндә районда махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләребезнең гаиләләренә аерым игьтибар бирелә. Батырларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча башкарасы эшләребез шактый. Киләсе буын әлеге батырлыкларны онытырга тиеш түгел», - диде ул.
«Герой әтисе» күргәзмәсендә безнең районнан 8 әтинең батыр уллары белән фотосүрәтләре урнаштырылган.
Күргәзмә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылган. Экспозициядә уллары махсус хәрби операциядә булган әтиләрнең портретлары тәкъдим ителгән.
«Һәр әти кеше өчен улы — нәсел, гаилә традицияләре дәвамчысы, ышаныч һәм терәк. Ә улы өчен әти кеше — батырлык, ныклык, ышаныч һәм җаваплылык үрнәге. Безнең күргәзмә чын патриотлар, Ватан сакчылары тәрбияләүчеләр хакында сөйли. Сезнең аларның кая эшләүләре, кызыксынулары турында белмәвегез дә мөмкин. Әмма алар турында иң мөһим нәрсәне: чын геройлар — рәхмәтле, батыр һәм дәүләтебезгә тугры булган кешеләр тәрбияләүләре турында белергә кирәк. Улларыгыз өчен рәхмәт сезгә. Аталык бурычыгызны лаеклы үтәвегез өчен сезнең алда баш иябез!» — күргәзмә стендларының берсенә шундый сүзләр язылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз