Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры үтте
Теләче районының Орымширмә авылында, РСФСРның спорт остасы Фоат Шайдуллин истәлегенә көрәш турниры һәм Физкультурачылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Бәйрәмдә район башлыгы Айрат Фатхуллин, РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Калимуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Фоат Шайдуллинның туганнары, дуслары һәм гомумән, спорт сөючеләр катнашты.
Бәйрәмдә районда спортны үстерүдә өлешләре кергәннәр район башлыгының һәм ТР Спорт министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чара танылган эстрада йолдызлары чыгышлары белән үрелеп барды, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз