news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләчедә фаҗигале вафат булган район газетасы журналисты Рәйхана Шәйхиеваны искә алганнар

Теләчедә фаҗигале вафат булган район газетасы журналисты Рәйхана Шәйхиеваны искә алганнар
Фото: Фәнил Нигъмәтҗанов

Теләче районы Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында журналист Рәйхана Шәйхиева истәлегенә «Йолдыздай атылган гомер» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителгән. Фаҗигале төстә вафат булган журналистны искә алу кичәсендә Казан дәүләт университетында бергә укыган төркемдәш кызлары, хезмәттәшләре, остазлары катнашкан.

«Рәйхана Шәйхиева – өлкән, урта буын газета укучылары өчен яхшы таныш исемдер. Моннан чирек гасыр элек яраткан хезмәттәшебез Ураза гаете иртәсендә юл-транспорт фаҗигасенә эләгеп вакытсыз һәлак булды. Рәйхана Шәйхиева Казан дәүләт университетының журналистика, социология психология факультетын тәмамлап, «Теләче хәбәрләре» газетасы редакциясендә хезмәт куя, шул ук елны ук авылдаш егете Рафиска кияүгә чыгып гөрләтеп яши генә башлаганнар иде. Язмыштан узмыш юк диюләре хактыр», - диде «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Фәнил Нигъмәтҗанов.

Аның әйтүенчә, чарада Рәйхана Шәйхиеваның остазы, факультетның шул вакыттагы деканы, хәзер дә кафедра мөдире буларак хезмәт куючы Васил Гарифуллин, Рәйхана Шәйхиевага белем биргән Олы Мәтәскә урта мәктәбе укытучылары, сыйныфташлары, «Теләче хәбәрләре» газетасында бергә хезмәт куйган хезмәттәшләре, туганнары катнашкан һәм чыгыш ясаган.

«Чыгышлар Казаннан, республикабызның башка шәһәрләреннән кайткан профессиональ һәм үзешчән артистларның, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Дүрт сәгатьтә артык барган чара турында тулырак «Теләче» газетасыннан укып була», - диде Фәнил Нигъмәтҗанов.

«Исән булса, Рәйханабыз бүгенгә берничә шигырьләр җыентыгы чыгарган, бәлки, күләмле проза әсәрләре иҗат иткән булыр иде. Аллаһы Тәгалә аңа иҗади сәләтне ишеп биргән иде. Өстәвенә, коеп куйган артистка да булган икән. Аның үзешчән артист буларак авыл, күрше авылларның мәдәният йортында, «УНИКС» спорт һәм күңел ачу комплексында сәхнә тотканын әлеге чара барышында гына ишетеп белдем. Күрәсең, аның табигый сәләте әби-бабайдан, әти-әнидән, туып-үскән тирәлектән, суын эчеп үскән чишмәләрдән дә киләдер», - диде “Теләче информ” мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Фәнил Нигъмәтҗанов.

Рәйхана Шәйхиеваны татар әдәбияты классигы Фатих Хөснинең дәвамчысы буларак искә алганнар. «Рәйханыбызның да теле төрле чагыштыруларга, метафораларга, образлы фикерләүләргә бай иде. Аның язмалары беркайчан да «редактор каләме» кертелүгә мохтаҗ булмады. Язмалары да, шигырьләре дә «җырлап» торды. Аңа пөхтәлек хас иде. Кино артистлары кебек килешле итеп киенә белде”, - дип билгеләп үтте ул.

Кичәдә Олы Мәтәскә авылы имамы Илнур хәзрәт Фәйзуллин Рәйхана Шәйхиеваның якты рухына багышлап Корьән аятләре укыган, чараны Рәйхана Шәйхиеваның балачак дусты, сыйныфташы, яшьлек дусты Айгөл Нәбиуллина һәм бертуган абыйсының кызы Лилия Кыямова алып барган.

Кичәдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Гөлшат һәм Дамир Имамиевлар, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, баянчы, композитор Эмиль Хуҗиәхмәтов, Казан шәһәре укытучысы
Чулпан Фәйзелгатова, яшь җырчы Айнур Каюмов, районның халык җырчысы Сиринә Гатиятова, Олы Мәтәскә авылы егете Рәдиф Мөбәрәков һәм Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучыларының шигъри аһәңнәре, дәртле биюләре белән үрелеп барган.

«Алар Рәйхананың аһәңле итеп шигырьләрен, истәлекләрен укыды. Баксаң, Рәйханабыз каләм тота башлаганнан бирле көндәлекләр язган икән. Алар кыз бала күңеленә хас булганча, шулкадәр самими, эчкерсез, җылы. Сәхнәгә сүз әйтергә чакырылучылар, тамашачылар әлеге чараны уздыруда зур көч куйган авылдашлары Айгөл Нәбиуллинага, “Йолдыздай атылган гомер” китабын чыгаруда иганәчелек ярдәме күрсәткән “Ак барс - Питрәч” агрофирмасы җитәкчесе Радик Зиннәтовка, Рәйхананың туганнарына рәхмәт әйттеләр”, - диде Фәнил Нигъмәтҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100