Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Теләчедә «Алар даны мәңгелек» сәнгать фестивале-бәйгесенең гала-концертлары башланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Теләче район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан игълан ителгән «Алар даны мәңгелек» дип исемләнгән сәнгать фестивале-бәйгесенең гала-концертлары башланды. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Фәнил Гаязов яза.
Тамашачылар алдында аерым номинацияләрдә җиңү яулаган һәм призлы урыннарга лаек булган оешма-предприятиеләрдә эшләүче үзешчәннәр чыгыш ясады.
Чарада катнашучыларны иң элек муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин сәламләде. Үзенең чыгышында ул районның мәдәният учреждениеләрендә өч ай дәвам иткән һәм зур оешканлык белән барган фестиваль концертларының изге һәм бөек датага - Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, әби-бабаларыбызның якты рухына карата ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү буларак билгеләп үтте.
«Концертларда өлкәннәр белән бергә үсеп килүче буынның да актив катнашуы куанычлы күренеш. Әлеге тамашалар яшьләребез өчен күрсәтмә әсбап, үтемле тәрбия чарасы булып тора», - дип белдерде ул.
Азактан ул махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Теләчедән Нияз Әскаров белән Айдар авылыннан Ришат Зәйнуллинга «Теләче районы алдындагы казанашылары өчен» медален тапшырды.
Әлеге концерт безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган, Бөек Җиңүгә ирешеп исән-имин кайткан, армый-талмый тылда хезмәт иткән, тормыш авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән сугыш чоры балаларына, «әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш ятимнәренә, батыр халкыбызга багышлап үткәрелде. 1 февральдән 12 мартка кадәр барган фестиваль – бәйгедә 700 гә якын район үзешчәне катнашып, 11 номинация буенча бик эчтәлекле программалар буенча чыгыш ясады.
Шулай ук, чарада катнашучыларны һәм райондашларны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән якташлар, районның элеккеге башлыклары, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин белән ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов та котлады. Алар бәйгедә махсус призга лаек булган, өченче һәм икенче урыннарны яулаган үзешчәннәргә диплом һәм бүләкләр тапшырдылар. Беренче урыннарны яулаучылар аларны муниципаль район башлыгы кулыннан кабул итеп алды.
Өч сәгать дәвам иткән гала – концерт Теләче урта мәктәбе хоры тарафыннан башкарылган «Җиңү көне» җыры белән тәмамланды. Тамашачы аларны һәм концертта катнашкан башка үзешчәннәрне аягүрә басып алкышлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз