news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче халкы якташ хәрбиләренә гуманитар ярдәм җибәрде

Теләче халкы якташ хәрбиләренә гуманитар ярдәм җибәрде
Фото: Зөлфия Ибраһимова һәм Илнур Вәлиуллин

Теләче халкы махсус хәрби операциядәге якташларына чираттагы гуманитар йөкне озатты. Бу хакта «Теләче» сайтында Зөлфия Ибраһимова яза.

«Район волонтёрлары махсус хәрби операциядә булган егетләр янына кузгала. Шушы изге эштә катнашкан барлык район халкына, волонтёрларга, оешма – предприятиеләрдә эшләүчеләргә, эшмәкәрләргә, хуҗалыкларга – барысына бик зур рәхмәт. Егетләр, хәерле юллар булып, исән-сау кире әйләнеп кайтсыннар. Хәрбиләргә саулык телим, инде киләсе елларда сугышлар бетеп, тизрәк туганнары янына әйләнеп кайтсыннар иде», – дип теләде муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot