news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче Үзәк китапханәсе кызлары хәрбиләр өчен токмач кискән

Теләче районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә. Әлеге изге эшкә район үзәк китапханәсендә эшләүче кызлар бердәм кушылып, токмач кисте. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Китапханәче кызлар изге эшкә без беренче көннәрдән үк кушылды. алар бердәм булып акча да җыйды, йон оекбашлар да бәйләде, гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш кертте. Алар бергәләп токмач кисү эшендә дә катнашкан.

«Теләче районы Теләче авылы китапханәчеләреннән Илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә. Бу догалы ризык сезнең беләкләрегезгә көч, тән сихәте, йөрәкләрегезгә дәрт, Җиңүгә ышаныч өстәсен иде. Туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!» - дип язачакбыз диде китапханәләр челтәре директоры Резедә Дәүлиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot