news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган чара булды

Теләче урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган чара булды
"Теләче-информ"

Татарстанның Теләче урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган чара булды. Әтиләр, уллар бу көнне үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта сынады. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Аларны әлеге матур бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм «Аталар берлеге» республика иҗтимагый оешмасының райондагы җитәкчесе Рәис Нуретдинов котлады.

Алар үзләренең чыгышларында әтиләрнең тормыштагы роленә, тәрбия мәсьәләсенә тукталды. Очрашуда «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең район бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова да катнашты. «Беренчеләр» флешмоб та ясады.

Спорт бәйгесе улларны, әтиләрне тагын да якынайтты. Командаларның берсе дә сынатмады. Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынга Олы Нырсы авылыннан Гаязовлар, икенче урынга Габделхаковлар лаек булды. Әлеге гаиләләр үз көчләрен республика күләмендә уза торган чарада сынаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100