news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче укучылары окоп шәмнәре ясауны дәвам итә

«Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында, Теләче урта мәктәбе укучылары, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларына ярдәм итү йөзеннән, окоп шәмнәре ясауны дәвам итә. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Районнан киткән гуманитар ярдәм белән хәрбиләргә 1200 окоп шәме тапшырылды. Укучылар укытучылар ярдәме белән янәдән күп күләмдә шәмнәр ясауны дәвам итә. Безгә гади генә тоелган әйберләр, фронтта бик зур ярдәм булып тора.

Шулай ук «Барысы да Җиңү өчен» акциясенә дә укучылар бик теләп кушыла. Биредә көнкүреш өчен кирәкле булган киемнәр, оекбашлар, футболка, юеш салфеткалар җыялар.

news_right_1
news_right_2
news_bot