Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче Сабан туе хезмәт кешеләренә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды

Теләчедә милли бәйрәм - Сабан туе узды. Бәйрәм Олы Мәтәскә имам-хатибы – Илнур хәзрәтнең изге догалары белән башланып китте. Ә кереш өлеше исә хезмәт кешеләре, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы белән бәйләнеп барды. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында хәбәр ителә.
Менә алар - тырыш авыл хезмәтчәннәре. Табыннарыбызның мул, күңелләребезнең күтәренке булуында аларның хезмәте әйтеп бетергесез зур. Язгы кыр эшләрендә көнне-төнгә ялгап эшләгән механизатор-шоферлар, белгечләр, җитәкчеләр белән бергә бүген сәхнә түрендә сыер савучылар да хөрмәтләнде.
Елның-елында районыбыз Сабан туе башкалабыз Казаннан, күрше районнардан олы кунаклар кабул итте. Быел да Теләчене яратып, хөрмәт итеп килгән дәрәҗәле кунаклар шактый иде – Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, өч тапкыр Олимпия чемпионы, 10 тапкыр Дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяков, ТР һәм РФнең халык артисты профессор Винера Ганиева һ.б
«Сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм. Бу бәйрәм татар халкының мәдәни җәүһәре, бүгенгебез һәм киләчәгебез арасында җанлы бәйләнеш. Район механизаторлары язгы кыр эшләрен вакытында, сыйфатлы итеп башкарып чыкты. Ә элек-электән милли бәйрәмебезне уздырганда мәйдан түрендә игенче хөрмәтләнгән. Без авыл хезмәтчәннәре алдында баш иеп, аларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәбез!» - дип сәламләде халыкны район башлыгы Айрат Фатхуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз