news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районының Олы Нырсы авылында Нәүрүзне каршы алдылар

Теләче районының Олы Нырсы авылында Нәүрүзне каршы алдылар
Эльмира Котдусова

Теләченең Олы Нырсы авылында «Нәүрүз + Язылучылар көне» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рамиль Гиниятов ачып җибәреп, авылдашларын, килгән кунакларны Яз бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм Казан шәһәреннән кайткан бертөркем артистлар, җирлек үзешчәннәренең җыр-моңнары, дәртле биюләр, кызыклы уеннар белән дәвам итте.

Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә дә үз көчләрен сынашты. Кайнар табада пешеп чыккан бәйрәм коймагы, самавырда кайнаган чәй, кайнар плов һәркемнең күңеленә хуш килде, яз рухы өстәде.

Шулай ук чарада бәйрәм кунаклары, 2023 елның икенче яртыеллыгына «Теләче» район газетасына языла алды. Ахырдан алар арасында бүләкләр уйнатылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100