news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районының Баландыш авылында «Милли кием» бәйгесе үтәчәк

27 июль көнне Теләче районының Баландыш авылында узачак «Түгәрәк уен» да «Милли кием бәйгесе» үтәчәк. Бу хакта «Теләче» газетасы яза.

Әлеге бәйгедә төрле милләт вәкилләре үзләренең милли киемнәрен тәкъдим итә ала. Кием коллекциясе ким дигәндә 3 киемнән (аксесуарлардан) торырга тиеш, мәсәлән: калфак, күлмәк, читек.

Бәйге турында тулырак мәгълүматны 89393967641 номерына шалтыратып белергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot