news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районының Алан авылы хатын-кызлары хәрбиләр өчен токмач кискән

Теләче районының Алан авылы хатын-кызлары хәрбиләр өчен токмач кискән
Фото: http://tulachi.ru/

Теләченең Алан авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мәдәният йортына җыелып токмач кискән. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

«Хөрмәтле ханымнар! Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Ару-талу белмәс аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын! Шушы матур дөньяларыбыз тынычлансын иде дигән теләктә калабыз! Әле бу соңгы очрашу булмас диеп уйлыйм. Алан авыл җирлеге башлыгы Булат Хәсәнов белән гуманитар ярдәмне тиешле урынга илтеп тә тапшырдык», – дип яза Алан авылы мәдәният йорты мөдире Гүзәлия Җамалиева.

news_right_1
news_right_2
news_bot