news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районыннан Татарстан шефлыгындагы шәһәрләргә такта һәм кирпеч җибәрделәр

Теләче районыннан Татарстан шефлыгындагы шәһәрләргә такта һәм кирпеч җибәрделәр
Фото: https://tulachi.ru/

Теләче районыннан зур йөк машинасы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә юлга кузгалды. Татарстан шефлыгындагы шәһәрләргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү даими рәвештә алып барыла. Бу хакта «Теләче- информ» сайтында хәбәр ителә.

«Әлеге зур йөк машинасына кирпеч һәм такта төялде. Иганәчелек ярдәме күрсәткән «Кызыл йолдыз» урман хуҗалыгына, эшмәкәрләр Хәмит Хәкимов һәм Ленар Маниховка зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot