Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районындагы ат үрчетү хуҗалыгы җыен катнашучыларын кунак итте
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены катнашучылары Теләче районына сәфәр кысаларында «Гыйниятуллин С.Ш. исемендәге нәселле атлар үрчетү» җәмгыяте эшчәнлеге белән таныштылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хуҗалыкта татар, инглиз һәм гарәп токымлы чабышкы атлар үрчетү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә биредә 400гә якын татар токымлы ат асрала.
Фермер Сәгыйть Гыйниятуллин ат үрчетү белән 20 елдан артык шөгыльләнә. Эшне аздан башлап, бүгенге көндә ул атлар санын 1000 башка җиткергән. Хуҗалыкта чиста токымлы гарәп һәм инглиз чабышкы атлары, понилар, шулай ук татар токымының сирәк очрый торган төрләре бар.
Бүген фермер хуҗалыгы эшчәнлеген Гыйниятуллиннар гаиләсе бергәләп алып бара. Алар тәрбияләгән чабышкы атлар күп кенә ярышларда һәм Сабантуйларда җиңү яулый.
Гыйниятуллиннар гаиләсе татар атын саклау һәм үстерү, аның нигезендә танылган бренд булдыру, милли токымны дөнья күләмендә таныту максаты белән яши һәм хезмәт куя.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз