news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында Яңа ел символы – куян сыннары саны 1001 данәгә җиткән

Теләче районында Яңа ел символы – куян сыннары саны 1001 данәгә җиткән
"Теләче-информ"

Теләче районында Яңа ел символы – куян сыны ясаганнар. Аның биеклеге тугыз метрдан, ә озынлыгы унбер метрдан арткан. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Куян янында олысы да, кечесе фотога төшә. Алай гына түгел, куян елы булганлыктан, һәр оешмада, ял паркында куян сыннары каршы ала. Алар гадәти куяннар гына түгел - спортсмен куяннан алып, язучы, банкир, агрономга кадәр, әкият геройлары да бар.

2023 ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителү сәбәпле, җирлектә миллилеккә аеруча игътибар бирелгән. Шуңа да үзенчәлекле куяннар саны районда 1001 данәгә җиткән.

Искәртик, узган елны Теләче районы, иң зур тигр сыны ясап, республикада танылган иде.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot