news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында хатын-кызлар машина йөртү осталыгы буенча көч сынашкан

Теләче районында хатын-кызлар машина йөртү осталыгы буенча көч сынашкан
Фото: Зөлфия Ибраһимова

Теләче районы ДОСААФ территориясендә «Автоледи-2024» район бәйгесе узды. Бу хакта «Татар-информ»га «Теләче информ» хәбәрчесе Зөлфия Ибраһимова хәбәр итә.

«Гүзәл затларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен төгәл белү һәм машина йөртү осталыгы буенча көч сынашты. Конкурсантлар елдагыча ике этапта ярышты. Башта алар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик имтихан тапшырды, аннан соң махсус күнегүләрне башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү күнекмәләрен күрсәттеләр», – диде ул.

Беренче урынга Теләче авылыннан Дәлия Зиннатуллина лаек булган. «Ул Теләче районы данын яклап, 8 август көнне Казанда үтәчәк республика бәйгесендә катнашу хокукын алды. Дәлия бәйгене оештыручыларның кыйммәтле бүләге – тәгәрмәчкә һава тутыргыч, грамота, сын һәм медаль белән бүләкләнде. Икенче урынга Гөлгенә Сафина лаек булды, өченче урын Наилә Бәдриевага бирелде. Шулай ук барлык катнашучылар да машина өчен мендәр –плед белән бүләкләнде», – диде Зөлфия Ибраһимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100