news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында ветеран журналист Галәветдин Зыятдиновны искә алганнар

Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышлап уздырылган «Яшь журналист» район бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләгәннәр.

Теләче районында ветеран журналист Галәветдин Зыятдиновны искә алганнар
"Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге

Теләче районы Бичер авылы клубында 40 елга якын «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә «Авыл офыклары» тапшыруын алып барган ветеран журналист Галәветдин Зыятдиновка багышланган искә алу кичәсе булган.

«Аның турында истәлекләр барланды, тормыш юлы искә алынды. Чарада Гәләветдин абыйның туганнары, улы Альберт, авылдашлары, районыбыз җитәкчеләре, аның белән бергә эшләгән хезмәттәшләре, укытучылар, «Теләче информ» мәгүлүмат үзәге хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә мәгълүмат үзәге җитәкчесе Ленар Хуҗин.

Искә алу кичәсендә «Теләче информ» мәгълүмат үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессының Теләче җирле бүлеге тарафыннан, Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышлап уздырылган «Яшь журналист» район бәйгесендә катнашучыларны бүләкләгәннәр. Аларга дипломнар, истәлек һәм акчалата бүләкләр тапшырганнар.

«Аннан соң кичәне оештыручылар Галәветдин Фәхретдин улы Зыятдиновның каберен зиярат кылды, аның рухына багышлап дога укыдылар», - диде ул.

Бүләкләнүчеләр исемлеге.

«Авыл» номинациясе:

  • 1 урын - Элвина Муллахмәтова, Олы Мишә урта мәктәбе,
  • 2 урын - Фадилә Фәтхуллина, Теләче мәктәбе,
  • 3 урын – Сәидә Фәсхиева (Теләче)
  • Дипломантлар: Әдилә Мингазова (Югары Кибәхуҗа мәктәбе), Ильяс Сөнгатуллин (Югары Кибәхуҗа мәктәбе), Айзилә Ганиева (Шәтке мәктәбе).

«Репортаж» номинациясе:

  • 1 урын - Алинә Җангалиева (Үзәк мәктәбе),
  • 2 урын – Мәрьям Дәүләтшина (Олы Мәтәскә мәктәбе),
  • Дипломантлар: Камилә Шәфыйкова (Теләче мәктәбе), Динә Баева (Теләче мәктәбе), Динара Гарифуллина (Теләче мәктәбе).

«Шәхес» номинациясе:

  • 1 урын – Рамилә Шиһабетдинова (Олы Мишә мәктәбе),
  • 2 урын – Ренат Хәсәншин (Үзәк мәктәбе),
  • 3 урын- Азалия Мөхәрләмова һәм Исламия Минһаҗева (Олы Мәтәскә мәктәбе).
  • Дипломантлар: Зөбәйдә Хәсәншина (Югары Кибәхуҗа мәктәбе), Самир Минһаҗев (Югары Кибәхуҗа мәктәбе), Залинә Гыйләҗиева (Олы Мишә мәктәбе), Мәрьям Дәүләтшина (Олы Мәтәскә мәктәбе).

«Ватанчы» номинациясе:

  • 1 урын – Таңчулпан Гыйләҗева (Олы Мишә урта мәктәбе),
  • 2 урын - Исламия Минһаҗева (Олы Мәтәскә мәктәбе),
  • 3 урын - Азамат Гарифуллин (Сауш мәктәбе).
  • Дипломантлар: Данил Сәйфетдинов, Әдилә Шиһабиева (Үзәк мәктәбе)

«Аталар һәм балалар» номинациясе:

  • 1 урын - Зөбәйдә Фәләхиева (Теләче мәктәбе),
  • 2 урын - Динә Ибраева (Шәтке мәктәбе).

«Без бүген нәрсә турында хыялланабыз» номинациясе:

  • 1 урын - Аделина Галиәхмәтова (Фатыйх Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә гомумбелем бирү урта мәктәбе)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100