news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында республика программалары буенча төзелгән яңа объектлар ачылды

Теләче районында республика программалары буенча төзелгән яңа объектлар ачылды
Фото :http://tulachi.ru/

Теләче районында республика программалары буенча төзелгән яңа объектларны файдалануга тапшырдылар. Беренчесе – Югары Мәтәскә авылында республика программасы нигезендә төзелгән өр-яңа фельдшер -акушерлык пункты, икенчесе, Ямбулат авылында, шулай ук, республика программасы белән төзекләндерелгән клуб файдалануга тапшырылды. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Фәнил Гаязов яза.

Изге Җомга көне тантаналы чараларында район башлыгы Айрат Фатхуллин, Россия Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Рөстәм Калимуллин һәм Марат Нуриев, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тимур Камалетдинов катнашты. Алар Олы Мәтәскә авыл җирлегенә кергән әлеге авылларда яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашып чыгыш ясадылар.

Әлеге яңа, күркәм биналарның ишек төбенә эленгән кызыл тасмаларны да, авыл халкы белән берлектә, алар кисте.

Соңыннан, 100 тамашачыга исәпләнеп төзекләндерелгән авыл клубында район, авыл үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot