Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче районында «Җомга марафоны» узды
Бүген Теләче районында «Җомга марафоны» үткәрелде. Әлеге проектны Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия белән берлектә иҗтимагый «Терәк-Опора» хәйрия фонды оештырды. Бу хакта «Казан утлары» редакциясе хәбәр итә.
Аның максаты – республикабыз районнарында яшәгән халкыбызга, күренекле дин белгечләре, имамнар тарафыннан татар телендә аңлаешлы вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару, төрле яшьтәге милләттәшләребезне дин һәм тел берлегенә тарту.
Чараны Россия Ислам университеты каршында эшләп килгән Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе, Бөтендөнья Коръән-хафизлар оешмасы вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров ачып җибәрде. Казанның «Утыз Имәни» мәчете имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Җиһаншин вәгазь сөйләде, җыелган халыкның сорауларына җавап бирде. «Дүрт нәрсә безне коткарып калыр: дин, тел, гореф-гадәтләр һәм милли кием», – дип ассызыклады ул.
«Терәк-Опора» хәйрия фондының Идарә рәисе Мансур Һашимов татар телен саклау юнәлешендә диннең әһәмияте хакында сөйләде. Халыкара конкурслар лауреаты Динар Шәймәрданов мөнәҗәтләр башкарды. Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин чараны оештыручыларга район халкы исеменнән рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз