news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында балалар өчен хәйрия бәйрәме оештырылды

Теләче районында балалар өчен хәйрия бәйрәме оештырылды
"Саба таңнары"

Теләче районының «Туган авыл» ял итү комплексында дини очрашу булды. Аны хәйриячелек белән шөгыльләнүче район кешесе Рифкать Шәфыйков уздыра.

Анда Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе шәкертләре җитәкчеләре Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән килде. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Чарага Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр, шулай ук күрше районнардан Ислам дине белән кызыксынучы балалар да чакырулы иде.

Әлеге очрашу Ислам динендә булган һәм дингә тартыла башлаган балалар белән мәдрәсәдә укучы шәкертләрне очраштырып, үзара яңа дуслар табу һәм ныклы дуслык җепләре булдыру максатыннан оештырыла.

Балалар музейда экскурсиядә, зоопаркта булды, яшьтәшләре белән аралашты. Экскурсиядән соң барлык кунаклар бәйрәм өстәле артында очрашты.

Әлеге очрашуда Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба районы имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм башка дин әһелләре дә катнашты.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot