news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районында август киңәшмәсендә укытучыларны бүләкләделәр

Теләче  районында август киңәшмәсендә укытучыларны бүләкләделәр
Фәнил Гаязов

Теләче районы укытучылары үзләренең август киңәшмәсен үткәрде. Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмә тантаналы шартларда узды, бүләкләр дә, бүләкләнүчеләр дә күп булды. Бу хакта «Теләче» сайтында хәбәр ителә.

Киңәшмәнең укытучы һәм тәрбиячеләрнең еллык эшчәнлеген яктырткан видеофильм, Россия Мәгариф министры Сергей Кравцовның чыгышы белән башланып китүе дә тикмәгә түгел. Соңгысы, бурыч-максатлар куюдан тыш, бүген укытучы өчен әһәмиятле булган яңалыклар, үзгәрешләр белән уртаклашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot