news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында «Академик Тәлгать Сираҗетдинов укулары» конференциясе булган

Теләче районы Сауш авылында «Академик Тәлгать Сираҗетдинов укулары» фәнни-гамәли конференциясе оештырылган.

«Быел бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән, күрше районнан укучылар катнашты. Җиңүчеләргә Андрей Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетына кергәндә – 10 балл, призлы урын алганнарга – 8 балл, катнашучыларга - 2 балл өстәләчәк. Конференция эшчәнлегендә район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин, академикның улы - профессор, техник фәннәр докторы Рифкать Сираҗетдинов, Тәлгать Касыйм улының укучысы - техник фәннәр кандидаты Зиннәтулла Шиһапов катнашты», - диде «Татар-информ»га «Теләче информ» мәгълүмат үзәгеннән Эльмира Котдусова.

Фото: Эльмира Котдусова

  • Тәлгать Сираҗетдинов — математик, механика гыйлеме белгече, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, А.Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт тикшеренү техник университетының «Идарә, маркетинг һәм эшкуарлык» кафедрасы мөдире (элеккеге КАИ); ТАССР (1970), РСФСР (1982) атказанган фән һәм техника эшлеклесе. Тәлгать Сираҗетдинов гади авыл мәктәбен тәмамлаган, таланты һәм тырышлыгы белән идарә итү механикасы һәм процесслары өлкәсендә танылган галим, илнең техник вузларында идарә һәм эшмәкәрлек факультетын оештыручысы һәм деканы була, бөтен гомерен студент яшьләрен тәрбияләүгә багышлый, үз тәҗрибәсен яшь буынга тапшыра.

Фото: Эльмира Котдусова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100