news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы яшьләр командасы республика чемпионы булды

Теләче районы яшьләр командасы республика чемпионы булды
"Теләче-информ"

7-9 октябрь көннәрендә, Казан шәһәрендә, «Форпост» яшьләр оешмаларының республика спартакиадасының зона этабында җиңүче район һәм шәһәр командалары арасында финал ярышлары утте. Теләче районы яшьләр командасы Әлмәт, Чаллы командаларын узып, беренче урынны яулады һәм республика чемпионы булды.

«Теләче-информ» хәбәр иткәнчә, командада Рәсүл Вәгыйзов , Мөхәммәд Хәбибуллин, Диана Бламыкова, Данир Муликов, Реналь Усманов ярышкан .

Команда капитаннары «Форпост» бүлеге җитәкчесе Алмаз Сәетов һәм Теләче урта мәктәбе укытучысы Рафил Хәкимов булган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100