news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Үзәк бистәсендә хәрбиләр өчен маскировкалау челтәре үрә башладылар

Теләче районы Үзәк авылы мәдәният йортында, Үзәк һәм Шармыш авылларыннан апалар берләшеп, махсус хәрби операциядәгеләргә маскировкалау челтәре өчен материал әзерләргә тотынды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

«Махсус маскировкалау челтәре хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк. Күңел җылысын кушып үргән челтәрләр егетләргә көч өстәп, хәвеф-хәтәрдән сакласын иде!» – диелгән хәбәрдә.

Видео «Теләче-информ» сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot