news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Түбән Саурыш авылында балалар өчен мөселман «Сабан туе» оештырдылар

Теләче районы Түбән Саурыш авылында балалар өчен мөселман «Сабан туе» оештырдылар
Фото: "Теләче" газетасы

9 июльдә Теләче районы Түбән Саурыш авылы мәчетендә укытучы - остаз Люция ханым, авыл клубы мөдире Ф. Абдуллина ярдәме белән, балалар өчен мөселман «Сабан туе» оештырдылар. Бу хакта «Теләче» газетасы яза.

Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

«Намаз безнең дин тарафыннан билгеләнгән барлык мәҗбүри гыйбадәт кылуның иң кыйммәтлеләренең берсе булып тора. Шуңа күрә балаларны кечкенәдән намаз укырга өйрәтү – ата-аналарның бурычы. Авыл укытучысы Люция ханым, 9 көн буе балалар лагерен оештырды һәм мәчеттә балаларны намаз һәм Коръән уку осталыгына өйрәтте. Балага намазга мәхәббәт тәрбияләү – безнең конкурсның төп максаты», - диде ул.

Бәйрәмнең беренче өлеше намаз һәм Коръән уку бәйгесе булды – 25 бала көч сынаштылар, алар аят һәм Коръәнне яттан укыды.

Иганәчеләр Ильназ һәм Илнур Шәриповлар, Түбән Саурыш авылыннан килгән авылдашлар балалар өчен бәйрәм оештыруда зур ярдәм күрсәтте.

Балалар бәйрәме программасының икенче өлеше дә бай һәм кызыклы булды. Бәйрәмдә катнашучылар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар. Сабантуйда шашлык һәм милли ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot