news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы Төрек-Тәмте авылында яшәүче гаиләне 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар

Теләче районы Төрек-Тәмте авылында яшәүче гаиләне 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар
Фото: https://tulachi.ru/

Теләче районы Төрек-Тәмте авылында яшәүче Миңнегөл апа белән Нуриәхмәт абый Вәлиевләрне 90 яшьлек юбилейларын бәйрәм итә. Аларны гомер бәйрәмнәре белән район башлыгы Айрат Фатхуллин, Ветераннар советы рәисе Рәис Заһидуллин, Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов һәм туганнары котлады. Бу хакта «Теләче-информ» да Зөлфия Ибраһимова яза.

Икесе дә Төрек-Тәмте авылынан булган яшьләр 1962 елда гаилә корып җибәрә. Алар биш бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә 9 оныклары, 10 оныкчыклары бар. Нуриәхмәт абый «Куйбешев» колхозында хезмәт куйган – җәй көннәрендә комбайнда эшләсә, кышкы чорда фермада малларга азык әзерләгән. Миңнегөл апа шушы ук колхозда төрле эштә эшләп лаеклы ялга чыга.

Бүгенге көндә алар малайлары Зиннур гаиләсе тәрбиясендә яши.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100