news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы Шәтке авылында сыерчык оялары бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Теләче районы Шәтке авылында сыерчык оялары бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
Фото: "Теләче-информ"

Теләче районы Шәтке авылында «Карга боткасы» бәйрәмендә «Һәр сыерчыкның үз өе» дип исемләнгән сыерчык оялары бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Зөлфия Ибраһимова яза.

Әлеге район бәйгесен «Теләче-информ» мәгълүмат үзәге, биоресурслар үзәге һәм Шәтке урта мәктәбе бергә уздырды. Чарада Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фәтхуллин, Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Теләче районы буенча район (районара) җитәкчесе Эмиль Гаязов да катнашты.

Фото: «Теләче-информ»

«Яз ае матур килеп, тыныч еллар булсын иде. Канатлы дусларыбызга булышу йөзеннән әлегедәй акцияләр бик еш уза районда. Оялар бик кызыклы итеп, төрле форматта ясалганнар, әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсем килә. Әлбәттә, табигатьне саклау безнең төп бурычларыбызның берсе», - диде Айрат Фәтхуллин.

Ә бәйге җиңүчеләре булып түбәндәге балалар танылды:
“Иң матур оя” номинациясендә:
1 урын - Тәмте-Мәтәскәдән Раян Нигьмәтҗанов
2 урын - Олы Саурыштан Рания Хәйруллина
3 урын - Җәнәй авылыннан Азамат һәм Самат Бәшировлар.

“Иң оригиналь оя” номинациясендә:
1 урын - Олы Саурышан Әмир Бикмөхәммәтов
2 урын - Олы Мишәдән Ризат Шәйхиев
3 урын - Теләчедән Ильвина Хәмидуллина

“Иң яшь катнашучы» - Теләчедән Хуҗина Иллария. Аңа 1, 5 ай.
“Иң оригиналь оя” номинациясендә, Теләчедән Камил - Кәрим Шәфиковлар, Олы Мәтәскәдән Ильмаз Сабирҗанов,
Балыклыдан Фаил Закиров дипломнар белән бүләкләнде. Шулай ук, калган барлык катнашучыларга да Катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

«Чараның иганәчеләре Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Теләче районы буенча район (районара) җитәкчесе Эмиль Гаязовка, "Агролак" ширкәте, җитәкчесе Фәрит Гыйләҗетдиновка, мәктәп коллективына һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!» – диелгән хәбәрдә.

Фото: «Теләче-информ»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100