news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы Сабан туенда «Татар милли киеме» бәйгесенә йомгак ясаганнар

Теләче районы Сабан туенда «Татар милли киеме» бәйгесенә йомгак ясаганнар
Абдул Фархан

Теләче районы Сабан туенда «Татар милли киеме» бәйгесендә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырганнар.

«Теләче районы үзәгендә милли бәйрәмебез - Сабан туе гөрләде. Бәйрәмгә җыелган халык гореф-гадәтләрне барлап кыр батырларын алкышлады, милли уеннарда катнашты, дус-туганнары белән очрашты, күңел ачты. «Татар милли киеме» бәйгесендә бик күп балалар катнашты, аларга бүләкләр бирдек. Быел Сабан туенда миллилеккә басым ясалды», - диде «Татар-информ»га «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе Зөлфия Ибраһимова.

Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, милли уеннар башланган. «Мәйданның бер почмагында иң көчлеләр бил алышты. Борынгыдан килгән һәм яңача кызыклы уеннарда җитезлекләрен, өлгерлекләрен башкалар икенче почмакта сынады: кемдер капчык киеп йөгерде, аркан тартты, ә кемдер көянтә белән су ташыды, Сабан туеның элеккедән калган матур бизәге - атлар чабышын күзәтте. Җыр-моң яратучылар исә сәхнә тирәсендә рәхәтләнеп концерт карады», - диде ул.

Теләче Сабан туе батыры булып Олы Кибәхуҗа авылыннан, инде күп тапкырлар Бөтенроссия батыры исемен яулаган Раил Нургалиев калган.

«Сабан туе хезмәт сөючән, тырыш, уңган, булган Теләче халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җыр-моңга осталыгын, тапкыр-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер кат исбатлады. Киләчәктә дә матур итеп эшләргә, тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын теләчелеләргә!» – диде Зөлфия Ибраһимова.

Милли бәйрәмдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен дә зурлаганнар. «Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабан туе нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Сабан батырларына, алдынгы механизаторларга, гомумән, барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны бүләкләү - һәрбер Сабантуйның иң күркәм минутлары», - диде «Теләче информ» мәгълүмат үзәге хәбәрчесе.

Фоторепортаж: Абдул Фархан
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100