news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Ростов өлкәсе татарларын кунак итте

Теләче районы Ростов өлкәсе татарларын кунак итте
Фото: https://tulachi.ru

Теләче районы Ростов өлкәсе «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы делегациясенең Этномәдәни экспедициясен кабул итте. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Зөлфия Ибраһимова яза.

Экспедиция кысаларында, агымдагы елның 22 июне көнне, Татарстан республикасы буенча илле биш кеше шулай юлга кузгалган. Экспедициянең максаты - уникаль истәлекле урыннар, татар халкының тарихи мирасы һәм заманча тормышы белән һәрьяклап таныштыру. Кунаклар район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Алисә Дәүләтшина озатуында «Туган авыл» музей комплексында булып, андагы тарихи экспонатлар белән таныштылар.

- Биредә иң өлкән кешегә 78 яшь. Катнашучыларның күбесе - өлкән буын кешеләре, пенсионерлар, инвалидлар, хезмәт һәм сугыш ветераннары, алар Ростов өлкәсендә туган һәм гомер кичергән этник татарлар. Алар өчен бу экспедиция туристик сәяхәт кенә түгел, бу аларның күптәнге хыяллары чынга ашу - ата-бабаларының тарихи һәм рухи ватаны, Татарстан җиренә аяк басу. Алар янәшәсендә оныклары һәм балалары да, буыннар чылбыры тудырып, сәяхәт итә, - дип аңлатты «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге Ростов өлкә иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Надия Курмакаева.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot