news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы Олы Тиләҗе авылында зур ифтар булды

Теләче районы Олы Тиләҗе авылында зур ифтар булды
Фото: https://tulachi.ru/

Теләче районы Олы Тиләҗе авылында ике йөз кешегә әзерләнгән зур ифтар узды. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге күркәм чара авыл ир-егетләре – Марат Нигьмәтуллин һәм Айрат Хәйруллин иганәчелеге белән оештырылды.

Казан шәһәренең Совет районы имам - мөхтәсибе, 1997-1998 елларда нәкь тә менә Олы Тиләҗе авылы мәчетендә тәүге дини дәресләрен биргән Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ифтарның кадерле кунагы булды. Ул шәкертләренең зурлап әлеге чарага дәшүләренә нык сөенүен әйтеп узды. Практикасы дәверендә булган истәлекләре белән уртаклашты. Һәм әлбәттә, ифтарга җыелучыларга үтемле вәгазен ирештерде.

«Әлеге күркәм чарада катнашкан һәркем оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен әйтеп таралышты», - дип хәбәр иттеләр Олы Тиләҗе авылыннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100