news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы Олы Саурыш авылында яңа һәйкәл-обелиск ачылган

Теләче районы Олы Саурыш авылында яңа һәйкәл-обелиск ачылган
Фото: Эльмира Котдусова

Теләче районы Олы Саурыш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә һәйкәл обелиск ачылган.

«Авыл җирлеге башлыгы Фиргать Җамалетдинов бәйгедә катнашы, грант откан акчаны һәйкәл ясарга тотарга планлаштыра. Халык та изге эштән читтә калмый, матди ярдәм суза, өмәләрдә дә катнашырга вакыт таба. Туып үскән авылларындагы изге гамәлгә читтә яшәүче якташлары кушыла. Халык бердәм булып үзарасалым акчасын да төзелешкә куша. Тамчыдан күл җыела дигәндә, уртак көч, тырышлык нәтиҗәсендә заман таләпләренә туры килә торган һәйкәл калкып чыкты», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Теләче информ» үзәге журналисты Эльмира Котдусова.

Яңа һәйкәлне элек торган һәйкәл урынына урнаштырганнар. «Сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп кайтканнар 1965 елда үз куллары белән беренче нигез ташын салып, үзләре измә ясап, кирпечтән һәйкәл ясаган. Кешеләр күңелендә, нәкъ шушы урында һәйкәл булырга тиеш дип тә калган. Олы Саурыш авыл Советына караган авыллардан 549 кеше армия сафларында илнең азатлыгын яулауда катнаша. Шуларның 437се сугыш кырында ятып кала. Олы Саурыш авылыннан туган илен сакларга 205 кеше китә. Шуның 142се һәлак булып, бары 63е генә исән кайта», - диде ул.

Һәйкәл- обелиск ачу тантанасында район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та катнашкан. Ул авыл халкына рәхмәт сүзләре җиткергән: «Тизрәк тынычлык урнашсын, өлешчә мобилизация кысаларында илне сакларга чакырылган якташларыбыз исән-сау кайтсын, безнең арадан тынычлык саклап мәңгегә киткәннәрнең якыннарына сабырлык телим. Батырларның даны мәңгелек», - дигән ул. Авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы җитәкчесе чара барышында үз теләкләрен әйткән.

«Һәйкәлләр – безнең тарих. Әтием сугышта катнашты. Шунлыктан бер кешенең дә исеме төшеп калмасын дип тырыштык, эзләндек, әгәр дә андый очраклар булса җиткерегез, өстәрбез. Сугышта булган авылдашларның хәтирәләре әле дә күңел түрендә саклана»,- дип сөйләгән һәйкәлнең проектларын эшләүдә катнашкан, шулай ук, әлеге эшнең башында торган Марсель Миңнегалиев.

«Барлык авылдашларны оештырып, барлап торучы Рөстәм Зарифҗанов, Илшат Вилдановка һәм әлеге эштә өлешләре кергән авылдашларга олы рәхмәт», - дигән җирлек башлыгы Фиргать Җамалетдинов.

«Митингта бүгенге көндә өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган Олы Мишә авылыннан Равил Шакиров катнашты. Утның эчендә кайнаган якташыбыз да батырлар алдында башын иеп, тизрәк тынычлык булсын дип теләде. Һәйкәлдә батыр якташыбыз, Олы Саурыш авылы егете Олег Кириловның да исеме бар. Якыннары күз яшьләре аша чәчәк бәйләмнәре салды. Кызы: «Әти безне шуннан күзәтәме?» - дип кабат күзләрне яшьләндерде», - диле Эльмира Котдусова.

Бәйрәм тантанасында мәктәп укучылары да катнашкан. «Безнең арадан киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алганнан соң, кызыл тасмалар киселде. Һәйкәл алды чәчәкләр белән тулды. Чара бар халыкның «Җиңү килде» җырын башкаруы белән тәмамланды», - дип сөйләде «Теләче информ» мәгълүмат үзәге журналисты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100