news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы мәдәният хезмәткәре: Авыл хуҗалыгы белән мәдәният аерылгысыз

Теләче районы мәдәният хезмәткәре: Авыл хуҗалыгы белән мәдәният аерылгысыз
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Теләче районындагы «Август-Теләче» агрофирмасы базасында республикакүләм Сенаж көне үтә. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе дә эшли.

«Икмәк булса, җыр да була, дип халкыбыз хак әйтә. Авыл хуҗалыгы бәйрәмнәрендә дә чыгышларны һәрчак ясыйбыз. Агитбригада булып басуларга чыгып тырыш игенчеләргә мәдәни ял да бүләк итәбез», — диде Теләче районының Урта Мишә авылы клубында хезмәт куючы Филүзә Сәгъдиева.

Филүзә Сәгъдиева мәдәният тармагында 1987 елдан бирле эшләвен әйтә. Ул шулай ук Сенаж көненең Теләчедә зурлап үткәрелүен, мәдәният хезмәткәрләре ансамбле чарада катнашучыларны җыр-моң белән каршылауларын да сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot