news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы башлыгы: Терлекчелекнең үсеше турыдан-туры сыйфатлы азык базасына бәйле

Теләче районы башлыгы: Терлекчелекнең үсеше турыдан-туры сыйфатлы азык базасына бәйле

«Теләче-Август» агрофирмасы базасында узган Сенаж көне барышында Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов малларга сыйфатлы азык ашатканда гына, терлекчелекнең алга китеше булуын әйтте.

«Мин гомерем буена терлекчелек тармагында эшләгән кеше. Россиядә терлекчелек буенча безнең республика төрле күрсәткечләр нигезендә һәрвакыт алдынгы урыннарда торды. Терлекчелек тармагының үсеше турыдан-туры сыйфатлы азык базасына бәйле. Мал азыгы – фәнни, техник һәм биологик яктан билгеләнгән шартларга туры килеп торырга тиеш. Теләчедә мал азыгы әзерләү кампаниясенә стартны сабантуйдан соң бирәбез. 10 июньдә башларга җыенабыз», – диде Нәҗип Хаҗипов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, районда сенаж узган елларда да мул итеп әзерләнгән. «Сенаж сыйфаты төрле хуҗалыкларда төрлечә. Әле дә сенаж запасларыбыз бар. Әлбәттә, кем беренчеләрдән булып чыга һәм шартларга туры китереп сенажны сала, сыйфаты яхшы була. Яңгырларның да файдасы бар, кырларга уңай йогынты сизелә», – дип ассызыклады ул.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган оператив мәгълүматкә караганда, 6 июньгә республика хуҗалыкларында 41375 тонна сенаж әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100