news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов: «Теләче» газетасы – районның йөзе, көзгесе

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов: «Теләче» газетасы – районның йөзе, көзгесе
Гөлүзә Ибраһимова

Теләче районында Баландыш авылында Түгәрәк уен үтте. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов район хәбәрләрен җиткерүдә «Теләче» газетасының роле мөһим булуын әйтте.

«Бу бәйрәм «Татмедиа» оешмасы белән бергәлектә уздырыла. Бик күп призлар әзерләнгән. Ел саен район газетасына язылуны оештырабыз. Газетаны укыйбыз, матур гына чыгаралар. Ул – районның йөзе, көзгесе. Чараларның барысын да халыкка газета аша җиткерәбез. Бәйрәм матур узсын. Бергә булыйк, бердәм булыйк», – дип теләде ул.

Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мәхәммәтшин халыкны бәйрәм белән котлады.

«Бу бәйрәмне икенче ел «Теләче-информ» белән бергәлектә үткәрәбез. Уеннар бик күп, катнашыгыз, бәйрәм матур узсын», – диде ул.

Бәйрәмгә «Ялкын» журналы «Шәп блогер» проекты белән килгән иде. Журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин яшьләр өчен бүләкләр белән килүләрен әйтте.

«Безнең командада Татарстанның иң популяр блогерлары. Бүген бер өлеше кенә килде. Бүләкләр алып килдек. Бүген иң яхшы ролик төшерүчеләрне бүләклибез», – диде «Ялкын» журналының баш мөхәррире.

Елның икенче яртыеллыгына «Теләче» газетасына язылучылар арасында төрле бүләкләр уйнатылды, төп приз – бозау.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Апас, Кайбыч, Саба, Питрәч филиаллары җитәкчеләре дә бәйрәмдә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100