news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов: Быел чәчүгә яхшырак әзерләндек

«Яхшы уңышка өметләнәбез. Безнең башка чара юк, чөнки узган елгы запаслар бетеп бара», - диде Нәҗип Хаҗипов.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов: Быел чәчүгә яхшырак әзерләндек
Абдул Фархан

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов быел чәчүгә узган ел белән чагыштырганда яхшырак әзерләнүләрен әйтте.

«Теләче республиканың төньяк районы булса да, чәчүгә матур гына кереп киттек. Эшләр әйбәт кенә бара. Көннән-көн темпны арттырабыз. Күпьеллык үләннәрне, арыш басуларын ашлама белән язгы тукландыруны төгәлләдек. Хәзер чәчү бара. Бүгенгә бөтен мәйданның унөч процентын чәчтек. Атна-ун көннән тәмамларбыз дип торам», - диде Нәҗип Хаҗипов.

Район башлыгы «Август-Теләче» ширкәтенең басуында игенчеләр белән очрашып, чәчү эшләре барышы белән кызыксынды. Очрашуда «Татар-информ» хәбәрчесе дә катнашты.

Биредә 500 гектар мәйданда борчак чәчә башлаганнар. Нәҗип Хаҗипов килгәндә, игенчеләр төшке ашка туктаганнар иде. Басуга җылы ризык «Туган авылым» ашханәсеннән килә. Механизаторлар тукландырудан канәгатьлек белдерде.

«Республика һәм федераль ярдәмнәр үз вакытында килеп җитте. Ягулык материаллары белән дә проблемалар юк. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Алдагы ел белән чагыштырганда, быел чәчүгә яхшырак әзерләндек», - диде Нәҗип Хаҗипов.

Теләче районында ашлама уртача гектарына алтмыш килограммнан кертелгән. Ел әйләнәсендә 65 килограммга җиткерергә уйлыйлар.

Нәҗип Хаҗипов

Фото: © Абдул Фархан

«Уңышны җыеп алмыйча, ничек буласын фаразлавы авыр. Әлбәттә, яхшы уңышка өметләнәбез. Безнең башка чара юк, чөнки узган елгы запаслар бетеп бара», - диде Нәҗип Хаҗипов. Май башында көннәр салкынча һәм дымлы торуы кырдагы игенчеләрне дә яхшы уңышка өметләндерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100