Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Теләче районы башлыгы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм илтүдә катнашты
Теләче районыннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм беренче генә тапкыр җибәрелми. Шушы көннәрдә чираттагы ярдәм туплап озатылды. Аны илтеп тапшыруда район башлыгы Айрат Фатхуллин да катнашты. Бу хакта Теләче районы башлыгы матбугат сәркатибе хәбәр итә.
Теләче халкы кыен хәлдә калган халыкка битараф булмыйча, мөмкинлегеннән чыгып ярдәмен күрсәтеп тора. Үзләре үстергән бәрәңгесе, яшелчәсе белән дә бүлеште. Чираттагы йөккә күпчелек төзелеш кирәк-яраклары төялгән иде.
Бу юлы зур йөк машинасына 20 тонна төзелеш материаллары, хужалык кирәк-яраклары сыйдырылды. Гуманитар ярдәм тиешле пунктларга бушатылды.
«Биредә тормыш дәвам итә, шәһәрне төзекләндерәләр, зур эшләр башкарыла. Волонтерлар алып килгән төзелеш материалларын, продукцияне халыкка тапшыра», - диде район башлыгы.
Айрат Фатхуллин шулай ук социаль челтәрдәге сәхифәсендә дә гуманитар ярдәмне формалаштыруда булышкан һәр эшмәкәргә, иганәчеләргә, район халкына рәхмәт сүзләрен җиткерде, диелгән хәбәрдә.
Фото һәм видеолар Теләче районы башлыгы матбугат хезмәтеннән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз