news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы башлыгы «Изге Болгар җыены»нда: Күңелдә бары тик җылы хисләр

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов «Изге Болгар җыены»на ел саен килүен әйтте.

«Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгән вакытта бу объектта безгә эшләргә туры килде. Мин моңа бик шат, горурлык хисе били. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләдек, бүген барысы да сакланган. Ел саен монда киләбез. Алдагы елларда гаиләләр белән дә килдек. Быел төркем белән килдек. Быен ел саен матуррак уза, кеше арта, быел табигать шартлары да бик әйбәт. Күңелдә бары тик җылы хисләр», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рифат Каюмов видеосы

news_right_1
news_right_2
news_bot