news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районы башлыгы чәчүдә алдынгы механизаторларга биш көн саен премия бирә

Бер премиянең күләме өч мең сум тәшкил итә.

Теләче районы башлыгы чәчүдә алдынгы механизаторларга биш көн саен премия бирә
Илһам Фатыйхов
Абдул Фархан

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов чәчү эшләрендә алдынгы механизаторларга биш көн саен акчалата премия бирә.

Теләче районы хакимияте чәчү кампаниясендә биш көн саен иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны билгеләп бара. Бәйге формасында оештырылган кызыксындыру чарасында өч-дүрт номинация каралган. Һәр номинация буенча икешәр механизатор билгеләнә. Аеруча тырыш эшчеләр чәчү кампаниясе барышында биш көн саен берничә мәртәбә премия алырга мөмкин.

Акчалата премияләр кыр батырларына район Сабан туе көнне тантаналы рәвештә тапшырыла. Сабантуйга кадәр механизаторга премия күләме язылган сертификатлар бирелеп бара.

«Без әлегә җиңүчеләргә биш көн саен сертификат биреп барабыз. Сабантуйда сертификатлар акчалата премиягә алыштырыла. Бу матур традиция бездә Советлар Союзы заманыннан ук сакланып килә. Ул кешегә эшләргә этәргеч биреп тора. Чәчү беткәнче ул шактый зур суммага җитәргә мөмкин», - диде Нәҗип Хаҗипов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бүген район башлыгы «чәчү» номинациясендә җиңү яулаган «Август-Теләче» ширкәте механизаторы Илһам Фатыйховка беренче сертификатны шәхсән үзе тапшырды. Моның өчен Нәҗип Хаҗипов чәчү барган басуга килде. Бүген шундый ук сертификатлар «тырмалау» һәм «игеннәрне тукландыру» номинацияләре буенча тапшырылачагы әйтелде.

Теләче районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов бер сертификатның акчалата күләмен өч мең сум дип атады.

Фото: © Абдул Фархан

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100