Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин хәрбиләргә чираттагы ярдәм партиясен тапшырды

Татарстанның Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары янында булды һәм аларга чираттагы шефлык ярдәмен тапшырды.
«Махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт узучы якташларыбызга чираттагы гуманитар йөкне илттек. Бу хәйрия эшенә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт белдерәм», - дип язды муниципалитет җитәкчесе Телеграм-каналында.
Фәтхуллин шулай ук йөк әзерләүдә катнашкан эшмәкәрләрне һәм районның гади халкын аерым билгеләп үтте.
Хәрбиләр үзләре якташларына сәламләү сүзләрен җиткерде һәм аларга зур рәхмәтләрен белдерде. «Егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын», - дип йомгаклады район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз