Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче районы Алан авылында «Итекле хоккей» ярышында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Теләче районы Алан авылында «Итекле хоккей» ярышы дүртенче тапкыр булды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
«Бу эшне башлап йөрүче авыл яшьләренә, бигрәктә Гаяз Кашаповка зур рәхмәт. «Алан» ширкәте директоры Алмаз Фасхетдинов хәйриячелекнең дә матур үрнәген күрсәтә, бөтен финанс чыгымнарын үз өстенә ала. Бу юлы да бик күп кыйммәтле бүләкләр әзерләгән иде. Тәмле пылау, чәй , коймак әзерләүче аш-су осталары да әлеге ширкәт хезмәткәрләре.
Биш команда көч сынашачак ярышны Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хамидуллин ачып җибәрде, командаларга уңышлар теләде. Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга чыгучыларның барысына да истәлек медальләре, бүләкләр, күчмә Кубок тапшырылды», - дип хәбәр иттеләр Алан авылыннан.

Фото: © https://tulachi.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз