news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче районы Айдар авылы җирлеге «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды

Теләче районы Айдар авылы җирлеге «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылды
Фото: https://tulachi.ru/

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Теләче районы Айдар авылы җирлеге дә Хәтер бакчасы акциясенә кушылды. «Кызыл йолдыз» урман хуҗалыгы беләнбашкарылган әлеге зур чара бар авыл халкын җыйды. Бу хакта «Теләче-информ» сайтында Эльмира Котдусова яза.

Урман хуҗалыгында эшләүчеләр алдагы көнне утыртасы агачларның урыннарын, аны сиксән ел саны кебек булсын өчен таяклар куеп билгеләп чыкканнар. 80 төп чыршы 10 ел үскән, төпләре черә торган материал белән уралып куйган. Боларның үсеп китәренә ышаныч зур.

Утыртасы агач урыннарына су сибеп, урманчыларның киңәшләрен тыңлап өмәгә килүчеләр бердәм рәвештә утыртып та чыкты, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot