news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче район башлыгы махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм илтүдә катнашкан

Теләче район башлыгы махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм илтүдә катнашкан
Фото: Теләче районы башлыгының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Теләче муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин җитәкчелегендә волонтерлар өлешчә мобилизация кысаларында хезмәттә булган якташларына гуманитар ярдәм һәм УАЗ машинасы алып барып тапшырды. Бу хакта район башлыгының матбугат сәркатибе Эльмира Котдусова хәбәр итә.

Район башлыгы әлеге изге эштә катнашкан район халкына, җитәкчеләргә, якташларга, өлкәннәргә, мәктәп укучыларына, гомумән өлешен керткән һәркемгәрәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ил сагында булучылар да Теләче халкына сәламнәрен, рәхмәтләрен җиткергән.

«Аларга җиңеп, тиз арада якыннары янына кайтырга насыйп булсын!» – диелгән хәбәрдә.

Видео: Теләче районы башлыгының социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

news_right_1
news_right_2
news_bot