Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Теләче һәм Саба районнарында Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең яңа җитәкчеләре билгеләнде
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының берничә район бүлекчәсендә яңа җитәкчеләр билгеләнде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге җитәкчесе итеп полиция подполковнигы Фәрит Гатауллин билгеләнде, ә Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе вазифасын полиция майоры Илнар Зиннәтуллин башкарачак.
Фәрит Гатауллин эчке эшләр органнарында хезмәт юлын 2007 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлегендә полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлегенең милиция участок уполномоченные вазифасында башлаган. 2014 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегенең полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә. 2023 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеген җитәкли.
Илнар Зиннәтуллин эчке эшләр органнарында хезмәт юлын 2005 елда Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлегенең полиция участок уполномоченныйлары бүлеге милиция участок уполномоченные ярдәмчесе вазифасында башлаган. 2014 елдан Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз