news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче балалар сәнгать мәктәбендә Рөстәм Яхинның иҗат кичәсе узды

Теләче балалар сәнгать мәктәбендә композитор, пианист, Г. Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Рөстәм Яхинның иҗат кичәсе узды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Рөстәм Яхин татар романсына нигез салучы, татар халкы өчен зур ихтирамга лаек шәхес. Үзенең иҗат гомерендә композитор 450ләп романс һәм җыр иҗат иткән. Бүгенге чарада да Рөстәм Яхин иҗат иткән романслар, көйләр яңгырады.

Махсус кунак Рада Әхмәтгаязова башкаруында «Ялгыз агач», укытучылар Ренат Мөхәммәтшин, Резеда Сафина башкаруында «Син кайда идең?», «Серле күзләр» җырлары яңгырады, композитор иҗатына багышланган видеопрезентация күрсәтелде.

Чарада шулай ук Теләче районы гаилә һәм балалар өчен иҗтимагый ярдәм бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100