news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче авылында яңа мәчет төзү буенча җәмәгать тыңлаулары узды

Теләче авылында яңа мәчет төзү буенча җәмәгать тыңлаулары узды
Фото: "Теләче" газетасы

«Киләчәк» яшьләр үзәгендә Теләче авылында яңа мәчет төзү буенча җәмәгать тыңлаулары булды. Район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район мөхтәсибе, Төньяк төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җитәкчелегендә узган чарада район халкы да катнашты.

Очрашуда Фатих Хөсни урамында (Казанга чыгып китү, аннан кайтып керү юлында) төзеләчәк яңа «Хан мәчете»н проектлау мәсьәләләре каралды. Яңа мәчет Болгар шәһәрендәге «Хан мәчет»енең оригиналь варианты. Бу эшнең барышы белән «Оста проект» дип исемләнгән проектлау ширкәте җитәкчесе Ильяс Сәгъдиев белән ширкәт архитекторы Алмаз Муглиев таныштырды.

9Егетләр булачак мәчет турында тәфсилләп сөйләп кенә калмыйча, чарада катнашучыларның да күп санлы сорауларына да җавап бирделәр. Аларның сораулары һәм тәкъдимнәре нигезендә мәчетне проектлау эшенә төзәтмәләр, үзгәрешләр кертелер дигән ышаныч бар.

«Моның өчен вакыт бар әле. Хәерле башлангыч булсын. Башланган эш - беткән эш, диелә халкыбыз әйтемендә. Бер генә мәчетнең дә төзелмичә ярты юлда тукталып калганы юк. Иншаллаһ, монысы да мәртәбәле Аллаһ йорты булып калкып чыгар. Иң мөһиме - күңелләребездә ышаныч булсын», – диде Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100