news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Теләче – Арча юлында ике автомобиль бәрелешкән, бер кеше зыян күргән

Бүген иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә республиканың Теләче – Арча трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Теләче районы җирлегендә Лада һәм Fiat маркалы автомобильләр бәрелешкән.

Бәрелүдән соң ике автомобиль дә юлның төрле ягына чыгып очкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, һәлакәт көчле томан аркасында килеп чыккан. Вакыйга шаһитлары «Татар-информ»га шул турыда сөйләде.

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан хастаханәгә зыян күргән бер кешене алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot